Алексеевск районы делегациясе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган мәктәп укучылары өчен II республика туган тел Фестивалендә катнашты. Фестиваль Саба муниципаль районының "Рост" Шәмәрдән лицеенда узды. Фестиваль кысаларында балалар төрле телләр буенча чит ил студентларының мастер-классларында булдылар: төрек, француз, кытай, немец телләрендә. Алар өчен шулай ук укытучылар һәм лицей укучылары да кызыклы чаралар үткәрделәр. Алексеевск районы делегациясе составына 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы - Вәлиева Зарина, 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы - Демидов Иван, 3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы - Кыямова Алинә һәм төркем җитәкчесе - Макарова Нина Федоровна керде. #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон