Ялларда алексеевскилылар чаңгы сезонын ябачак

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Ялларда алексеевскилылар чаңгы сезонын ябачак
13 мартта чаңгы базасында «Чаңгы сезонын ябу - 2021» ярышы узачак. Катнашучыларны теркәү - 9:00, ярышлар башлану - 10:00.
Спортчылар категорияләре:
1 төркем - 2010 елда туган һәм аннан кечерәк
2 төркем - 2008-2009 елгы
3 төркем - 2006 - 2007 елда туган,
4 төркем - 2003-2005 елда туган.
ир-атлар - 18-29 яшь, 30-44 яшь, 45-59 яшь, 60 яшь һәм өлкәнрәк;
хатын-кызлар - 18-29 яшь, 30-44 яшь, 45-54 яшь, 55 яшь һәм өлкәнрәк.
Дистанция: 5 км, 2 км.
Ярышлар нәтиҗәләре ГТО зачетына керә.
Чаңгы базасы ярышлардан соң да эшен дәвам итәчәк. #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International