Россиядә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрде

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Россиядә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләр билгеләү кагыйдәләре үзгәрде

Хәзер аларның күләме гаиләнең җан башына кеременә бәйле булачак. Тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Түләүнең минималь планкасы - баланың яшәү минимумының 50% ы. Әлеге сумманы алганда гаиләнең җан башына туры килә торган уртача кереме җан башына яшәү минимумына җитмәсә, түләүне 75 процентка кадәр арттырачаклар. Әгәр дә бу гына җитәрлек булмаса, аны 100% ка җиткерәчәкләр.

Түләү күләме ел саен үзгәрәчәк. Яңадан исәпләү өчен 2021 елның 1 апреленнән гариза бирергә кирәк. Чыганак: ТАТМЕДИА телеграм-каналы  #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International