Алексеевск районында «Без бергә» халык иҗаты ел саен уздырыла торган Милли балалар фестиваленең муниципаль этабы башланды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында «Без бергә» халык иҗаты Милли балалар фестиваленең муниципаль этабы старт алды. Әлеге фестиваль халык иҗаты, балаларның шәхси уңышын тәрбияләү һәм үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү өлкәсендә балалар сәләтен ачыклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Быел фестивальнең темасы: «Туган ягым, Рәсәемнән дә гүзәлрәк ил юк дөньяда...».
Районда конкурсның муниципаль этабы түбәндәге зоналар буенча узачак:
10 март - Алексеевск штб.
11 март - Биләр авылы;
16 март - З.Тигәнәле авылы
17 март - Левашево авылы
Фестивальне ачу тантанасында 6 номинациядә 29 сәнгать номеры тәкъдим ителде: «Халык вокаль ансамбле», «Халык ансамбле», «Сәнгатьле уку», «Театр иҗаты», «Иҗат канаты», «Иҗади гаилә». Номерлар матур һәм кызыклы килеп чыкты.
Муниципаль этап йомгаклары буенча зона этабында катнашачак җиңүчеләр билгеләнәчәк. Ул 1 апрельдә Болгар шәһәрендә узачак.
Иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез! #айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International