Алексеевск машина йөртүчеләренә камералардан штрафлар турында электрон рәвештә хәбәр алырга тәкъдим итәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.
Әлеге хезмәт Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында транспорт чаралары милекчеләренә бушлай һәм һәркем өчен мөмкин. Уңайлык түбәндәгедән гыйбарәт:
- карар чыгарылган көнне хокук бозу турында тулы мәгълүмат алу;
- почта бүлегенә бару кирәклеге булмаганлыктан, шәхси вакытыңны экономияләү;
- ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлекләре.
Тулы инструкция алырга һәм язылуны түбәндәге сылтама буенча рәсмиләштерергә мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-req..