Республика мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында мондый зона Алексеевск районының Ромодан мәктәбендә барлыкка килде. Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Л.Н.Кирюхина һәм авыл җирлеге башлыгы И.А.Чекалина катнашты. Шахмат инвентаре сатып алуда район Советы депутаты Г.А.Кладов ярдәм итте.