Алексеевск муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы турында
2021 елның 3 мартында ВКС режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2020 ел һәм 2021 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Комиссия эшендә шулай ук Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Гайнуллин, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Васильев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, шулай ук ведомство хезмәтләре җитәкчеләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Ак Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре катнашты.
Комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, алкогольле базардагы хәлне яхшырту буенча тиешле карарлар эшләү максатыннан, алкоголь базарының торышына даими анализ ясарга, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар һәм район башкарма комитетының легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәрен киметмәү һәм алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү, алкогольле продукция сату буенча сәүдә нокталарының санын киметмәү мәсьәләләре буенча эшен дәвам итәргә тәкъдим ителде, «Халык контроле» системасында халык белән эшне активлаштыру һәм алкогольле продукция белән тәэмин итү буенча сәүдә предприятиеләренең заявкаларын үтәүне тәэмин итү.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы