Алексеевскида үз эшчәнлекләре турында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сөйләде. 2020 елда эшчәнлеккә йомгак ясау һәм җитештерү күләмнәрен фаразлау буенча утырыш район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узды. Хуҗалыклар структураларында кара парларны сидераль мәйданнарга алмаштыру, чәчү мәйданнарының структурасы, авыл хуҗалыгы культураларының чиратлашуы мәсьәләләре каралды. Хуҗалыкларның орлыклар белән тәэмин ителеше һәм аларның сыйфаты турында да сүз барды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яклау чаралары уздыру, эретмәле узеллар төзү һәм аларны файдалануга кертү турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре минераль ашламалар куллану планнары турында сөйләделәр.