Татар телен өйрәнү буенча мәгариф үзәгендә методик семинар узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Татар телен өйрәнү үзәгендә (Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә) милли мәктәпләрнең туган (татар) теле укытучылары һәм тәрбиячеләр өчен “Хәзерге заман укытучысына - заманча таләпләр” дигән укыту буенча методик семинар узды. Педагоглар татар телен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм укытуның заманча методикалары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International