2026 елда сертификат күләме
Агымдагы елда ана капиталы күләме индексацияләнде. Хәзер ул:
Белем алу-өстенлектә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә билгеләп үтүләренчә, дәүләт программасы гамәлдә булган чорда белем алу тотрыклы рәвештә ана капиталы акчаларын куллануның иң популяр юнәлешләре рәтенә керә.
- «Дәүләт программасы гамәлдә булган бөтен вакыт эчендә белем алу ана капиталы средстволарын куллануның иң популяр юнәлешләреннән берсе булып кала. Татарстанда бик зур статистика тупланган: программа эшли башлаганнан бирле төбәктәге 59 меңнән артык гаилә ана капиталын үз балаларын укытуга юнәлдерергә карар кылды», - дип ассызыклады РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акчаларны кая җибәрергә мөмкин
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программаның мөмкинлекләре мәктәп яки югары уку йортлары өчен түләү белән генә чикләнми. Ата-аналар акчаны:
Төп шарт
Бердәнбер, ләкин мөһим таләп үзгәрешсез кала: акчалар күчерелә торган мәгариф оешмасының тиешле эшчәнлек алып бару өчен гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш.
Өстәмә мәгълүмат
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге балалы гаиләләргә бала туганда түләүләрдән алып айлык пособиеләргә, ташламаларга һәм ярдәмнең башка рәвешләренә кадәр төрле ярдәм чаралары күрсәтә. Белгечләр ассызыклаганча, бу чараларның барлыгын белү генә түгел, ә алардан ничек файдаланырга икәнен аңлау да мөһим.