Түләүне кем рәсмиләштергән инде
Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүне 43 166 гаилә рәсмиләштергән. Әлеге ярдәм чарасы өч яшькә кадәрге һәр балага күрсәтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр гаиләдә өч яшьтән кечерәк берничә бала булса, түләү аларның һәркайсына билгеләнә ала — моның өчен аерым гариза бирергә кирәк.
Түләү күләме һәм алу шартлары
Айлык түләү күләме гаилә яшәгән төбәктә гариза биргән вакытка балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә туры килә.
Түләүне алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия. Бу очракта түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
Ничек һәм кайчан гариза бирергә
Түләүне билгеләү өчен Россиянең Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы вакытта — бала туганнан алып өч яшькә җиткәнчегә кадәр эшләргә мөмкин. Гаризаны ана капиталына сертификат бирү турындагы гариза белән бер үк вакытта бирергә мөмкин булуы уңайлы.
Түләү 12 айга билгеләнә, ләкин бала өч яшькә җиткәнче. Әгәр гаилә акча алуны озайтырга тели икән, кабат гаризаны алдагы билгеләнү чорының соңгы аенда бирергә мөмкин.
Сроклары буенча мөһим: бала туган айдан алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә түләү бала туган айдан билгеләнәчәк. Калган очракларда-мөрәҗәгать иткән айдан.
Күчерү сроклары
— «Гариза канәгатьләндерелгән очракта акчалар РСФ территориаль органы тарафыннан гаризада күрсәтелгән кредит оешмасы аша күчерелә. Акчалар банк счетына уңай карар кабул ителгән көннән алып биш эш көне эчендә керә. Алдагы түләүләр ай саен, тиешле акчалар күчерелгән айдан соң килүче айның бишенче числосында башкарыла», - дип аңлатты РСФ ның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Белешмә: ана капиталыннан айлык түләүне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча җентекле консультацияне Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе клиент хезмәтләрендә яисә элемтә үзәгенең бердәм телефоны: 8-800-100-00-01 (шалтырату бушлай) аша алырга мөмкин.