Алексеевск муниципаль районының барлык гомуми белем бирү оешмаларында хокук белеме бирү, актив гражданлык позициясен тәрбияләү һәм патриотизм формалаштыру, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатларында Парламент дәресләре үткәрелде. Парламент дәресләре республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган. "Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм тел күптөрлелеге республиканың уникаль байлыгы буларак".