Алексеевск спортчылары иң көчлеләр унлыгында

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында ГТО Бөтенсоюз комплексын оештыруга 90 ел тулуга багышланган, ТР шәһәрләре һәм муниципалитетлары арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең финалы узды.
Кышкы фестивальнең III этабына 43 муниципаль берәмлектән республиканың 4 шәһәреннән һәм 7 районыннан командалар узды. Муниципаль районнар арасында безнең команда 6 нчы урынны алды.
Фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде::
1 урын – Яшел Үзән районы;
2 урын – Саба районы;
3 урын – Бөгелмә районы;
4 урын – Тәтеш районы;
5 урын – Теләче районы;
6 урын – Алексеевск районы;
7 урын – Актаныш районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International