Алексеевск укучылары татар телен саклыйлар

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Муниципаль социаль-мәдәни проектны тормышка ашыру кысаларында, мәгариф үзәгендә татар телен өйрәнү буенча Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә 27 февраль көнне районның милли мәктәпләре арасында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Чараның тантаналы ачылышында һәр мәктәп милли киемнәрдәге матур сәнгать номерын тәкъдим итте.
Уенны оештыручылар (мәгариф бүлеге) укучылар өчен Татарстанның тарих,мәдәният,әдәбият һәм музыка фактларын белү буенча сораулар һәм биремнәр әзерләделәр. Уен барышында командалар үзләрен татар халык мәкальләрен, табышмакларын белүләрен тикшерделәр. Барлык командалар да яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Интеллектуаль ярыш нәтиҗәләре буенча I урынны Красный Баран мәктәбе командасы, II урынны Урманасты Шонталысы мәктәбе яулады,
III урын - Зур Тигәнә мәктәбе. Калган командалар катнашучылар сертификатлары алдылар.
Уен тел традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, мәктәп коллективларын берләштерүгә, мәктәп укучыларының күзаллауларын киңәйтүгә һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International