Республика кооператорларына мактаулы исемнәр бирелде
Бүләкләү Татарстан Кулланучылар берлеге кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм республикада кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Кулланучылар берлеге финанс-икътисад идарәсе башлыгы Шакирова Лилия Фәйзрахман кызына, Әлмәт район кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Насретдинов Зәлил Мисбах улына һәм «Вятка» авыл хуҗалыгы кулланучылар сату кооперативы рәисе Фәхриев Мансур Әхмәтгали улына «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Алексеевск районы «Коопторг» кулланучылар җәмгыяте сатучысы Арсеньева Валентина Анатольевнага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.
