Сергей Демидов журналистларга Биләр Изге чишмәсен төзекләндерү турында сөйләде.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Сергей Демидов журналистларга Биләр Изге чишмәсен төзекләндерү турында сөйләде.

Министрлар Кабинетында традицион брифинг кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсына багышланган иде.
Район башлыгы, Сергей Демидов, Биләрдә Изге чишмәне төзекләндерү тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу проект 2018 елда федераль конкурста җиңеп, 50 миллион сум күләмендә грант отты.
Шулай ук Сергей Демидов Биләр зонасын үстерү перспективаларын да билгеләде.
Бу проект республикада зур кызыксыну уятты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова билгеләп үткәнчә, Изге чишмә тирәсендә Татарстанда экотуризм үсәчәк, чөнки анда инфраструктура яхшы үсеш алган һәм бу татарстанлылар арасында популяр урын.
Журналистлар Сергей Анатольевичка берничә сорау бирделәр. Аерым алганда, аларны су чыганагын ремонтлау кызыксындырды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, быел республика Президенты ярдәме белән аны реконструкцияләү планлаштырыла.
"Изге чишмәне үстерү концепциясе бар, планнарыбыз зур. Без аларны тормышка ашыруга бер адым атлыйбыз. Хәзер авыл күлен төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Планда-археология объектларын бердәм маршрутка тоташтыру. Шулай ук экотуризмга басым ясыйбыз. Идеяләр күп, изге чишмәгә килегез. Анда килгәч, сез аның үзгәрешен күрәчәксез", - дип мөрәҗәгать итте Сергей Демидов журналистларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International