Мәктәп укучылары һәм өлкәннәр «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия спорт акциясендә катнаштылар.
Һава торышы аркасында чаңгы стартлары берничә тапкыр күчерелде. Һава торышы бу юлы да үз төзәтмәләрен кертте: алдагы көнне көчле кар явып китте. Шуңа күрә оештыручылар хатын-кызлар һәм мәктәп укучылары ике километрга дистанцияне узсын, ә ир-атлар 3,8 км дистанцияне узсын дигән карар кабул итте. Ә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.