Ана капиталының калган акчалары турында, пенсия яки социаль түләүләр күләме, өстәмә суммалар турында һәм башка шәхси мәгълүматлар белергә. Бу һәм башка сорауларга җавапларны күпләр Пенсия фондында шәхсән булганда белергә күнеккән. Бүген моның кирәге юк.
Код сүзе Алексеевск районы халкына телефоннан шәхси консультацияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.
Закон буенча Пенсия фонды белгечләре гражданинның шәхесен расламыйча шәхси мәгълүматларын әйтә алмыйлар, мондый "пароль" нәкъ менә шалтыратучыны идентификацияләргә ярдәм итәчәк. Аннан тыш, ПФР белгече сезне ФИО дип атавын, туган датаны СНИЛС номерын атавын сораячак. Әгәр барлык мәгълүматлар да дөрес булса, мәгълүмат биреләчәк. Киресенчә булган очракта кеше белешмә характердагы консультацияне генә алачак.
Алексеевск районында КС ның “Кайнар линия” телефоны (бүлек хокукларында) ТР буенча 074 яисә 2-45-08.