Алексеевскида тәвә кошлары, павлиннар һәм Кытай тавыклары яши.
Аларны үрчетү белән Биләрдән Айдар һәм Наталья Зиннәтуллиннар шөгыльләнә.
Зиннәтуллиннар гаиләсе Биләр авылында яши, авыл хуҗалыгы культуралары, гөмбәләр, терлекчелек белән актив шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча конкурсларда һәм ГРАНТларда актив катнаша.
Гаилә башлыгы Айдар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, «тәвә кошы фермасы» төзү идеясе ике ел элек барлыкка килгән һәм ул вакытта гаилә кечкенә «тәвә кошлары»сатып алган.
Тәвә фермасы Биләр Изге чишмәсеннән ике чакрым ераклыкта урнашкан.
Янәшәдә булсагыз, һичшиксез, кермичә калмагыз!
Биредә сез Австралия һәм Африка токымлы тәвә кошлары, павлиннар, фазаннар, кош-корт һәм куяннар белән танышырсыз.