Алексеевскида Туган телләр елы кысаларында чаралар башланды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын ачуга, шулай ук татар композиторы Нәҗип Җиһановның 110 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. Концертта сәнгать мәктәбенең барлык укытучылары, инструменталь һәм театр бүлекләре укучылары катнашты. Залда укучыларның әти-әниләре һәм бәйрәм кунаклары да бар иде. Концерт җылы һәм тату атмосферада узды. Тамашачылар алкышлары озак тынмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International