Республика олимпиада үзәгендә әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы узды.
Этапта катнашучылар тест, аналитик һәм иҗади характердагы 4 биремне үтәделәр. Дырыгина Любовь, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, биремнәрне уңышлы үтәде һәм олимпиада этабында җиңүче булды. Мәктәп укучысын укытучы Евланова Александра Федоровна әзерләде. Котлыйбыз!
Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хәсәншина Камилә (укытучы - Кутуева Роза Магсумовна), 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камалова Назлыгөл һәм Зәйнуллина Зәлинә (укытучы - Зәйнуллина Алсу Шәүкәт кызы) рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре булдылар.
Бу җиңүләр Татарстан Республикасында Туган телләр елында аеруча мөһим һәм актуаль.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе эгидасы астында республика олимпиада үзәгендә сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды. Җиңүче итеп 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ильичёва Влада танылды (укытучы - Былинцева Ирина Михайловна). Котлыйбыз!
Герман Сергеевич Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбенең 9 класс укучысы Камилә Хәсәншина туган (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен җиңүче булды. Камиләнең остазы - Кутуева Роза Мәгъсүм кызы.
Укытучыларны һәм аларның укучыларын якты белем бирү җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!