Район үзәгеннән Чистай юнәлешенә чыгып, күпләр төзелеш объектына юл янында нәрсә төзелә, дигән сорау бирәләр. Алексеевскида яңа мәчет төзелә.
Безнең якташларыбыз – Сөниевлар гаиләсе Аллаһ йорты төзү меценаты булды.
Яңа мәчет шушы гаиләнең сигез бертуган берсе - Әлфәт истәлегенә торгызыла һәм аның исемен йөртәчәк. Хәзерге вакытта проект эшләнгән, һәм төзелеш эшләре башланган инде: фундамент салына, цоколь каты торгызыла. Яңа «Әлфәт» мәчете нинди булачагы турында безгә Ринат Сөниев сөйләде: «Аллаһ йорты төзү идеясе белән безгә имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Вальщиков мөрәҗәгать итте. Һәм без бу изге гамәл өчен көчебезне куйдык. Яңа мәчет 300 мәхәллә кешесенә исәпләнгән. Бу гамәлдәге мәчеткә караганда өч тапкыр күбрәк. Бина ике катлы булачак. Традицион гыйбадәт залларыннан тыш (ир-атлар һәм хатын-кызлар) анда мәдрәсә (өч сыйныфка) һәм никах өчен зал урнашачак. Якын-тирә территориядә Изге бәйрәмнәр вакытында корбан чалу урыннарын, шулай ук дин тотучылар һәм узып баручы юлчылар өчен хәләл кафе булдыру планлаштырыла».
Әлфәтнең тормыш иптәше Рәүзәлия Әхмәтгали кызы: "Тормыш иптәшем үз районын, туган ягын бик яратты. Аның исеме белән аталган бу мәчет игелекле эшләр чыганагы булсын. Һәркем аны төзүгә кулдан килгәнчә өлеш кертә ала.
Мәчет иганә акчасына төзелә. Без һәр ярдәмгә шат булачакбыз. Төзелешкә өлеш керткән һәр кеше «Әлфәт» мәчете тарихында мәңгегә калачак.
Реквизитлар
Исеме: Алексеевск районы мөхтәсибәтенең «Әлфәт» мәчете мәхәлләсенең җирле мөселман дини оешмасы-Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте; ИНН: 1605008092
КПП: 160501001; Алучы банкы: «Банк Татарстан» бүлеге № 8610 ПАО Сбербанк БИК: 049205603
Расч. счет: 40703810262000002130
Корр.счет: 3010181060000000060З