Алексеевск муниципаль районы Советының бишенче утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш муниципалитет башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узды. Сессия барышында Алексеевск районының барлык тармаклары эшчәнлегенә йомгак ясалды. Һәр социаль-икътисади тармак эшенең нечкәлекләре белән укучыларыбызны алдагы постларда инфографикада таныштырачакбыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Алексеевск муниципаль районы Советының бишенче утырышы барышында алексеевскилылар бүләкләргә лаек булды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Белоусова Тамара Николаевна «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Алексеевск керамикасы» ачык акционерлык җәмгыятенең 2 нче цехы пресс-операторы Нигъмәтуллин Ринат Әсхәт улы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.
Республикада җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Алексеевск муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы Харитонова Елена Александровна Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы мәгариф системасы ветераны Ягудин Искәндәр Мәүлем улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Алексеевск штб. дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Матвеева Лариса Никодимовна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Кәбиров Рөстәм Рәшит улы бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы карары белән мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины Стукало Любовь Александровнага «Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Алексеевск муниципаль районының сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле эше өчен «Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме «Алексеевск РҮХ» ДАССУның педиатрия бүлеге мөдире Гайсин Рафаэль Риф улына бирелде.
Алексеевск муниципаль районында актив тормыш позициясе, ярдәме һәм бадминтонны үстерү буенча куелган тырышлыклары өчен «Алексеевск керамикасы» ААҖ генераль директоры, Алексеевск район Советы депутаты Кәбиров Рәмис Рәис улы Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Алексеевск муниципаль районында актив тормыш позициясе, ярдәме һәм чаңгы спортын үстерү буенча куелган тырышлыклары өчен «Мостовик» ҖЧҖ директоры, Алексеевск район Советы депутаты Вәлиев Рөстәм Фоат улы Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Актив тормыш позициясе, Алексеевск муниципаль районының сайлау системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Алексеевск муниципаль районы башлыгының Рәхмәте белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Алексеевск муниципаль районындагы территориаль бүлеге начальнигы, районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хөснетдинов Рөстәм Рәфыйк улы бүләкләнде.