Алексеевск районында истәлекле вакыйга - сәнәгать мәйданчыгы ачылды

2021 елның 13 феврале, шимбә

Алексеевск районында мөһим вакыйга булды - «Алексеевск кабель заводы» ҖЧҖ һәм «Легострой Алексеевское» ҖЧҖ резидентлары булган сәнәгать мәйданчыгы ачылды.
Ачылу тантанасы муниципалитет башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашында узды.
«Алексеевск кабель заводы» предприятиесе кабель-чыбыклы продукция җитештерүче булып тора. Әлеге кабель граждан һәм сәнәгать корылмалары төзү өчен кулланыла. Үсеш перспективаларында: җитештерелә торган кабельнең күләмнәрен һәм маркоразмерларын арттыру, шулай ук янгын сүндерү һәм монтаж кабельләре җитештерүне башлап җибәрү, урта авырлыктагы күпфатирлы торак йортлар кварталын төзү.
Цехны символик кызыл кнопкага басып җибәрү буенча мактаулы миссияне Сергей Демидов, Юрий Камалтынов һәм Антон Соловьев башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International