«Мәгариф» милли проекты кысаларында Алексеевск районында «Бердәм Россия» партиясе проекты старт алды.
Беренче булып шахмат өстәлләре һәм такталар Речной мәктәбе һәм Зур Тигәнәле авылындагы милли мәгариф үзәге укучылары алды.
Бу вакыйга белән балаларны район башлыгы урынбасары Галина Белова, «Алексеевск керамикасы» генераль директоры урынбасары Лилия Лысова һәм мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Кирюхина котладылар. Мәктәп директоры һәм укучылары «Алексеевск керамикасы» генераль директоры, район Советы депутаты Рәмис Кәбировка шахмат җиһазлары өчен рәхмәт белдерделәр.
Зур Тигәнәле авылында шахмат зонасы ачылышына округ мәктәпләре директорлары чакырылган иде. Укучыларны һәм педагогларны район башлыгы урынбасары Галина Белова сәламләде. Партия проекты ярдәмендә районның барлык мәктәпләрендә шахмат зоналары барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте ул.
Зур Тигәнәле мәктәбенә шахмат җиһазларын район Советы депутаты, "Эдем" предприятиесе җитәкчесе Гөлнур Сафина бирде.
Тулырак мәгълүмат - "Таң" газетасының бүгенге санында.