Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 70 ел тулу алдыннан Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннары Алексеевск 3нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм «Кама» кинотеатрында Аграр көллият студентлары белән очраштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация Советы исеменнән «Сугышчан батырлык өчен» медален Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Паранев Владимир Сергеевичка Алексеевск районы хәрби комиссары В.В. Макаров тапшырды. Балалар «Әфган һәм Чечня – безнең хәтер һәм авырту» дигән видеофильм карадылар, ә аннары ветераннар студентлар һәм мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирделәр.
#айдаАлексеевский
#Музейбоевойславы #Музейродногокрая
#АлексеевскоеРТ
#музеиТатарстана
#культураТатарстана
#Алексеевскийрайон