"Мирас" Алексеевскида

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

КФУ базасында оештырылган «Мирас» @sos_miras  студентлар социаль отряды Алексеевск районында булды.
Отряд эше яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирүче һәм тәрбия эшен оештыруга юнәлдерелгән.
🔥Чара кысаларында республика студентлары район волонтерлары белән берлектә халыкка адреслы ярдәм күрсәтәләр, шулай ук акция кысаларында җирлекләрдә чаралар һәм иҗат концертлары оештыралар.
🔥Бу атнада студентлар отряды Юеш Көрнәле, Зур Тигәнәле, шулай ук Урта Тигәнәле авыл җирлекләрендә булды,алда Биләрдә һәм район бистәсендә эш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International