5 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр Лаеш районының Усад бистәсендә 2001-2003 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Бу Беренчелектә Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән һәм районыннан 120 кеше катнашты. Безнең Алексеевск спортчылары лаеклы көрәштеләр һәм 2 беренче һәм 1 өченче урын яуладылар.
✨ Зубрилов Данила 62 кг авырлык категориясендә 1 урын яулады;
✨ Елена Аполлонова 52 кг авырлык категориясендә 1 урын яулады;
✨Рузанова Виктория 58 кг авырлык категориясендә 3 урын яулады.