ЮХИДИ бүләге

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Татарстан Республикасында «Бала-төп пассажир»оператив - профилактик чарасы узды. Автоинспекторлар «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналарга балалар өчен махсус утыргычлар тапшыралар.
Алты бала тәрбияләүче Шеиннар гаиләсенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция капитаны Руслан Шакиров балалар өчен автокресло тапшырды. Гаиләдә олы кызлары Елена аграр көллияттә укый, ә кече уллары Ильяга тиздән 2 яшь тула. Гаилә икенче автокреслога мохтаҗ булган.
Сабыйларның әти-әниләре бүләккә бик шатландылар, көтелмәгән, ә иң мөһиме файдалы бүләк өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.
Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, балалар өчен тотып тору җайланмалары юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травмасын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International