Алексеевск КФҮ яңа туган баланы яшәү урыны буенча теркәргә тәкъдим итә

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Алексеевск КФҮ яңа туган баланы яшәү урыны буенча

теркәргә тәкъдим итә

Күп функцияле үзәк хәбәр иткәнчә, әгәр баланы яшәү урыны буенча теркәмәсәң, төрле хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәндә проблемалар туарга мөмкин. Бу процедурага әти-әниләргә туу турында таныклык алу датасыннан 7 көн бирелә, диелә хәбәрдә.

Баланың теркәлү урыны ике ата-ананың да карарына бәйле. Яңа туган баланы әнисе яки әтисен теркәү адресы буенча язарга мөмкин, шул ук вакытта торак урын милекчеләренең ризалыгы таләп ителми. Документлар тапшыру өчен ата-аналарның икесе дә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аларның берсе булмаганда, аңлатма язуы бирергә кирәк.

Яшәү урыны буенча теркәлү турында гариза бирү өчен бик күп документлар җыярга һәм күп кенә инстанцияләргә барырга кирәкми, КФҮ офисларының берсенә килү дә җитә. Гаризаны Татарстан Республикасы территориясендә баланы теркәү планлаштырыла торган (яисә гамәлгә ашырыла) муниципаль берәмлек чикләрендә генә бирергә мөмкин. Хезмәткә мөрәҗәгать иткәндә ике ата-ана паспортының төп нөсхәләрен, бала туу турында таныклык бирергә кирәк.

Яшәү урыны буенча теркәү хезмәте КФҮтән Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Бүлегенә кергән вакыттан алып 6 календарь көн эчендә бушлай бирелә (документлар икенче эш көненә тапшырыла). Яшәү урыны буенча теркәлү турында таныклык бирү балалар өчен хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе булып тора (8 нче Форма).

 

 

***

 

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды шәхси эшмәкәрләрне, ҖЧҖ һәм үзмәшгульләрне ташламалы кредитлау буенча хезмәтләр күрсәтә. КФҮдә фондның төбәк вәкиленә мөрәҗәгать итәргә.

Тел. 89376246979.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International