Түләүләр индексацияләнә

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фонды тарафыннан россиялеләргә социаль түләүләр 1 февральдән 4,9% ка индексацияләнә. Индексация 14,7 млн кешегә кагылачак: алар-сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, СССР һәм Россия Геройлары һәм башкалар. Индексация күләмен узган ел өчен инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләгәннәр.

Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасын айлык акчалата түләү составына керүче 4,9% ка индексациялиләр. Җыелманың бәясе аена 1211 сумга кадәр артачак. Индексациягә акча, дефицит булуга карамастан, федераль бюджетка салынган, дип хәбәр итә РФ Дәүләт Думасы Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International