Укучылар арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабын уздыру вакыты да килеп җитте.
Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Дырыгина Любовь (укытучысы Евланова А.Ф.) әдәбият буенча җиңүче булды.
Биләр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Абрарова Гүзәл (укытучысы Исхакова Л.А.) биология буенча (фотода) җиңүче булды. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз. Киләчәктә уңышлар сезгә.