Февральдән 327 меңнән артык татарстанлы югары күләмдә социаль түләүләр алачак
Бүгенге көннән Татарстан халкы өчен социаль түләүләр арта. Көтелгән 3,7% урынына алар 4,9% ка индексацияләнгән.
Арттыру айлык акчалата түләүләр алучыларга кагылачак. Аларга инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиациягә дучар ителгән кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар керә.
Шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул бер тапкыр бирелә торган акчаны алучыларның барысына да тиеш. Җыелманың бәясе аена 1211 сумга кадәр арткан.
Фото @zaria_alekseevskoe_rt
Чыганак: Татаринформ телеграм-каналы
#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон