Район башлыгы Сергей Демидов гражданнарны кабул итте

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Район башлыгы Сергей Демидов гражданнарны кабул итте. Муниципалитет башлыгына район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Гражданнарның сораулары торак шартларын яхшырту, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү, су белән тәэмин итү һәм социаль хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы иде. Гражданнарның сораулары эшкә алынды. Мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, алексеевскилылар борчыган теләсә нинди сорауга директка мөрәҗәгать итә алалар. Район башлыгына кабул итү көнендә (атна саен сишәмбе көннәрендә) 88434123900 телефоны буенча алдан язылып мөрәҗәгать итәргә була.

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International