Туклану контроль астында

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Элегрәк без мәктәп ашханәләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләр ашханәләрендә туклануны махсус оештырылган комиссия тикшерде дип сөйләдек. Тик бу тикшерү этапларының берсе генә. Ата-аналар комитеты да балаларны тукландыруның сыйфатына тулы мониторинг үткәрә. Билгеләнгән график нигезендә, 29 гыйнвардан ата-аналар арасында туклану нокталары буенча рейдлар даими булачак. Ә фото һәм тикшерү актлары вотсапның махсус төзелгән чатында бастырылачак. Фотоларны ата-аналар комитеты бирде.

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International