Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары өчен иҗтимагый территорияне сайлау буенча тавыш бирү.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы халкы!
Сезне уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Тавыш бирү alekseevskiy.tatarstan.ru рәсми сайтында һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында уза (https://inlnk.ru/bBwov). Тавыш бирү 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә аласыз яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.
Тавыш бирү йомгаклары буенча сайланган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проекты булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11 е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде, һәм быел киңлекләр төзекләндереләчәк.