Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен мәгълүмат

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, Мәгариф һәм фән министрлыгының "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча укуга кабул итү Тәртибен раслау турында"гы 458 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә.

Беренчедән, беренче сыйныфка гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде.

Гаризалар 1 апрельдә кабул ителә һәм 30 июньдә тәмамлана. Бу балалары мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче һәм (яки) укырга керү хокукы булган гаиләләргә кагыла.

Кабул итү турындагы боерык 30 июньнән соң 3 эш көне эчендә чыгарыла.

6 апрельдән балалар мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәми торган ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) гаризалар кабул итү башлана. Кабул итү турындагы боерык гариза бирелгән көннән 5 эш көне эчендә, буш урыннар булган очракта, чыгарыла.

Буш урыннар булмаган очракта, гаилә район мәгариф бүлегенә буш урыннар булган гомуми белем бирү оешмасына юллама сорап мөрәҗәгать итә.

Гариза биргәндә, һичшиксез, документлар бирелә: гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ күчермәсе,баланың туу турында таныклык күчермәсе, баланың теркәлү урыны турында документ күчермәсе.

Яңа кагыйдәләр буенча мәктәпләргә территорияне беркетү турындагы документ 15 марттан да соңга калмыйча басылырга һәм мәктәпләрнең рәсми сайтында 25 марттан да соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш.

Чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итүгә хокуклы гаиләләр категорияләре РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 458 боерыгында күрсәтелгән.

 

Тулырак мәгълүмат алу өчен район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International