Россия спорт министры алексеевскилыларга бүләкләр тапшырды

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бүләкләнүчеләр арасында: тренер, спортчы һәм ГТО отличнигы.

 

26 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада Россия спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Ел йомгаклары ясаганнан соң Татарстанның иң яхшы спортчыларына бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында алексеевскилылар да бар иде. Алексеевск спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сөләймановка «Россия Федерациясенең атказанган тренеры» исеме бирелде. Абдуллин Андронга «халыкара класслы спорт мастеры» билгесе тапшырылды һәм мактаулы исем бирелде. Крылова Анна Ивановнага «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 70 яшьтән югары булган 11 нче дәрәҗә алтын аерымлык билгесе тапшырылды. Аларга бүләкләрне спорт министры Олег Матыцин тапшырды. Якташларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International