«Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе 2021 елның 1-5 февралендә беркетелгән график нигезендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасын үткәрү турында хәбәр итә. (alekseyevsk.ru сайтында карарга). Алдан язылу өчен телефон: 843 412-40-94
***
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм хезмәт инспекторы гражданнарны онлайн-кабул итү үткәрәчәк.
2 февральдә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Алексеевск районында моны Казаков урамы, 12 йорт адресы буенча үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итеп эшләргә була, 2-43-68 телефоны буенча.