2020 елда Алексеевск районы буенча уздырылган тикшерүләр,
алкоголь продукциясен сату турында
М Ә Г Ъ Л Ү М А Т
Алексеевск районында алкоголь продукциясен ваклап сату 117 сәүдә объектында 17 оешма исәпләнә.
2020 елда 26,9 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5%ка кимү күзәтелә.
Агымдагы елның гыйнвар-декабрь айларында территориаль орган белгечләре тарафыннан 392 контроль чара уздырылган, шул исәптән 39 алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча. Тикшерү барышында 31 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 38 очрагы ачыкланган
Легаль булмаган әйләнештән 448,4 литр алкоголь продукциясе алынган.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның 12 мөрәҗәгате керде, аларның 4се расланган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу фактлары турында.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 229 500 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы