Республика балалар иҗтимагый советына делегат билгеләнде

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген "Импульс" яшүсмерләр клубында конкурс сайлавы узды: Алексеевск районыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Республика балалар иҗтимагый советына кандидат билгеләнде. Ул - Биләр мәктәбе укучысы Гайнуллина Полина. Җиңүче сайлауда катнашучыларның ачык тавыш бирүләре белән билгеләнде. Актив тормыш позициясе, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кызыклы идеяләр һәм тәкъдимнәр өчен барлык балаларга да рәхмәт белдерәбез. Полинага Балалар иҗтимагый советы составында нәтиҗәле эш телибез!

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International