Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан прививка ясатуга язылу башланды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бу хакта ТР Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакцинацияләүгә чиратка басу өчен старт битендә "Covid-19дан түләүсез вакцинация" баннерын табарга яки "Табибка язылу" хезмәтен сайларга кирәк. Шуннан соң теләгән кеше сервис формасына эләгә.

Шул ук вакытта, әгәр ул элегрәк күрсәтелмәгән булса, ММИ полисын күрсәтергә һәм тәкъдим ителгән уңайлы вакытны сайларга кирәк. Прививкага «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

Республика Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында «Портал аша вакцинациягә яшәү урыны буенча медицина оешмаларына гына язылырга мөмкин», дип ассызыкладылар. «Әгәр сезнең адреска беркетелгән хастаханәдә әлеге процедура үткәрелми икән, вакцинациягә язылу сезнең өчен мөмкин булмаячак», - дип кисәттеләр ведомствода.

Республика хастаханәләренә яңа вакцина дозалары кергән саен дәүләт хезмәтләре порталында Covid-19дан прививканы ясатырга мөмкин булган сырхауханәләр исемлеге артачак.

 

Чыганак:

Татаринформ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International