Күпбалалы аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгачак

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елдан пенсия законнарындагы үзгәрешләр белән вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы күп балалы аналар даирәсе киңәйде. Мондый ташлама хәзер өч яки дүрт баласы булган хатын-кызларда да бар.
Элек бу хокук биш һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән күп балалы аналарга гына бирелгән иде.
2021 елда яңа ташламадан 1965 елда туган, дүрт баласы булган хатын-кызлар файдалана ала. Алар 56 яшь тулгач пенсия рәсмиләштерү хокукына ия булачак.
57 яшькә җиткән өч бала анасы 2023 елдан пенсиягә чыга ала. Бу 1966 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызларга кагылачак.
Күп балалы анага вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен закон буенча берничә таләпне үтәргә кирәк:
- балаларны 8 яше тулганчы тәрбияләү;
- 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булу;
- кимендә 30 пенсия коэффициенты булу (закон буенча күчмә нигезләмәләрне исәпкә алып).
Картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясен алу хокукы уллыкка-кызлыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да тулысынча кагыла.
Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә хокуклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International