Татарстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек машина йөртүчене тоткарлаган, бу турыда сигнал телеграм-каналга килгән.
Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә гражданнардан машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә яки юл йөрү кагыйдәләрен тупас боза торган транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында аноним мәгълүмат алу өчен махсус телеграм-каналлар булдырылган.
Шулай итеп, Чаллының телеграм-каналына шәһәр районнарының берсенең йорты ишегалдында исереклек билгеләре булган машина йөртүче автомобиль белән идарә итә, дигән хәбәр килде. Инде санаулы минутлардан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре урынга килеп җиттеләр. Мәгълүмат расланды. 1964 елгы җирле кеше тоткарланган булып чыга. Аңа карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсендәге 1 нче өлеше буенча административ материал төзелгән. Автомобиль махсус стоянкага урнаштырылган. Эш материаллары судка тапшырылган. Ир-атка 30 мең сум күләмендә административ штраф, шулай ук 1,5-2 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да руль артында эчү проблемасына битараф калмаска һәм исерек йөртүчеләр турында полициягә 112, 02 яки 8(843)5333888 телефоннары буенча вакытында хәбәр итәргә чакыра.
Мәгълүматларны «Исерек йөртүче турында хәбәр» республика районнары телеграм-каналларына да җибәрергә мөмкин. Моның өчен Telegram мессенджерының эзләү юлында "ЮХИДИ" сүзен һәм алга таба тиешле районның исемен кертергә кирәк. Мәсәлән, Алексеевск ЮХИДИ. Телеграф-каналларга керү җайлы булсын өчен, барлык патруль автомобильләрендә һәм гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә башкарыла.