«Алексеевск РҮХ» ДАССУ яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне узарга теләүче гражданнар исемлеген формалаштыруның башлануы турында хәбәр итә.
Вакцинациягә 18 яшьтән өлкәнрәк затлар булырга тиеш. Язылу 8(84341) 2-42-96 телефоны буенча табиб-терапевттан, олылар поликлиникасы регистратурасыннан, яисә регистратурадан алып барылырга мөмкин. Игътибар итик, язма якынча характерга ия, вакцинация урыны һәм вакыты Алексеевск үзәк хастаханәсендә вакцина килү һәм күрсәтелгән телефон номерлары буенча язылган гражданнарны индивидуаль чакыру факты буенча билгеләнәчәк.
Татарстанга яңа ел алдыннан барлыгы 6 меңгә якын вакцина кайтты. Февральгә кадәр тагын 190 мең доза кайтачак. Бүгенге көндә бер меңнән артык татарстанлы ковидтан прививка ясаткан.