Валентин Андреевның хезмәте лаеклы бәяләнде

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән Мактаулы исемне 30 елдан артык районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче һәм 24 ел инде «Родина»колхозында ферма мөдире булып эшләүче Валентин Андреевка бирде.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга бүләкләр тапшырды, алар арасында безнең якташыбыз да бар.

Валентин Филиппович «Родина» колхозында 1986 елдан бирле эшли. Ун ел терлекче булып эшли, ә 1996 елдан хуҗалыкның 2 нче номерлы сөт-товар фермасы мөдире була. Ул үз вазыйфаларын гаделлек һәм намус белән башкара, коллектив белән оста җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән 2 нче бригада терлекчеләре 2019 ел нәтиҗәләре буенча 3355 тонна сөт алдылар, ә бер сыерга 8602 кг сөт савылды.

2019 елда бригада тарафыннан алынган мөгезле эре терлекнең тулай артымына килгәндә, ул 150 тонна тәшкил итте, ә тәүлеклеклек уртача үсеш 696 грамм дәрәҗәсендә. 

«Мин Кремльдә бүләкләүгә бик шат идем. Без бит гади хезмәт ияләре, мондый урыннарда булган юк иде. Гомер буе эшлибез. Президент медаль тапшырганда, мин аңа бүләк өчен рәхмәт белдердем, ә ул җавап итеп: «Татарстан файдасына башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», - диде. Бу күңелле булды. Быел миңа 60 яшь тулды, һәм беренче тапкыр мине шул дәрәҗәдә бүләклиләр. Эшебез катлаулы, эшебездә 24 сәгать булырга туры килә: фермада берәр хәл булса, анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында барырга кирәк. Бездә 46 кеше эшли, һәм үзегез дә аңлыйсыздыр, кешеләр белән теләсә нәрсә булырга мөмкин: кемдер авыраган, кемдер бәйрәм яки ял көннәреннән соң эшкә чыкмаган, тиз арада аларга алмаш эзләргә, кайдадыр үзеңә дә эшләргә туры килә. Сыерларның ял көннәре дә, ялы да юк бит, көн саен аларны карау таләп ителә, көненә берничә тапкыр саварга кирәк. Хәзер гади авыл хезмәтчәннәренә игътибар итүләре сөендерә. Минем өчен бу Яңа елга яхшы бүләк булды. Һәм газета аша коллегаларымны һәм районның барлык халкын якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм һәм иң яхшы ел теләгемне җиткерәм, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Валентин Филиппович.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International