Алексеевск районының Саконы авылында часовняны изгеләнштерделәр.
Изгеләндерү чинын һәм изге Василийның чиркәү-часовнясында беренче Илаһи литургияне Чистай һәм Түбән Кама Игнатий епискобы үткәрде. Аны Чистай епархиясе секретаре, иерей Сергей Морковкин һәм Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов изгеләндерделәр.
Мәхәллә кешеләрен авыл өчен әһәмиятле вакыйга белән котлап, епископ әлеге часовня төзүчеләренә һәм хәйриячеләренә Рәхмәт белдерде. Ул «Керамика-Маркет» төзелеш оешмасы генераль директоры Алексей Демидовка һәм авылда яшәүче Татьяна Мишечкинага епархиаль медальләр тапшырды. Владыка шулай ук часовня төзелешенә зур өлеш керткән осталарның һәм хәйриячеләрнең архиерей грамотасы белән билгеләп үтте.
Район башлыгы исеменнән төзүчеләргә һәм хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин җиткерде.