Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар «Элита»дан Яңа ел пакетлары алдылар.
Яңа 2021 ел алдыннан Алексеевск районында «Элита» авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан традицион хәйрия акциясе уза. 44 пакет Лебедино, Лебяжье, Кыр Шонталысы һәм Левашево авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды. Шулай ук бүләкләрнең бер өлеше Алексеевск бистәсе гаиләләренә дә тапшырылачак. Бүләкләрне җирлек хезмәткәрләре һәм әкият персонажлары костюмнары кигән волонтерлар тапшыра. Пандемия белән бәйле рәвештә, быел традицион хәйрия чыршысы гамәлдән чыгарылды. Шулай ук «Элита» якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел пакетлары тапшырды.