Алексеевск спорт мәктәбе - иң яхшысы!

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда республиканың иң яхшы спорт мәктәбе һәм "ТРның иң яхшы тренеры-2020" конкурсына йомгак ясадылар.
Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Татарстанда иң яхшысы булды!
Лидер өчлеге болай күренә:
1 урын - Алексеевск районы;
2 урын - Саба районы;
3 урын - Питрәч районы.
Авыл районнары тренерлары арасында "Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры 2020" конкурсында 1 нче урынны Алексеевск районы спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Захарова Диана Дмитриевна алды. Спорт мәктәбе коллективын лаеклы бүләк белән котлыйбыз! 

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International