Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советы съезды алдыннан республика муниципалитетлары арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva яңа автомобильләре ачкычларын тапшырды. Яңа автомобиль ачкычларын Алексеевск районының Көрнәле һәм Урта Тигәнәле авыл җирлекләре җитәкчеләре алды.
#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон
